Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Хурлык тактасы

Автомобиле дәүләт файдасына тартып алынган

Әлмәттә ир-ат аек булмаган хәлдә кабат руль артына утырган өчен автомобиленнән колак каккан.

Автоинспекторлар аны 2022 елның декабрендә тоткарлаганнар.

Әлмәттә яшәүче 37 яшьлек ир-ат автомо-биленнән, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай ук 320 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза да алган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның 2 декабрь кичендә Әлмәт рай-онының Новоникольск авылындагы Яшьләр урамында полиция хезмәткәрләре исерек килеш «Лада» автомобиле руле артында бер ирне тоткарлаганнар. Ул медицина тикшерүе узу тәкъдименнән баш тарткан. Билгеле булганча, элегрәк әлеге ир-атка исерек килеш машина руле артына утырган өчен штраф салынган һәм ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Суд аны 2 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән, 320 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.

Моннан тыш, суд карары нигезендә ир-атның шәхси автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнгән.

 

Син - миңа, мин - сиңа!

Ришвәт өчен - колониягә

 

Әлмәттә колониядә эшләүче 22 яшьлек егетне ришвәт алган өчен хөкем иткәннәр.

Узган елның язында егет хөкем ителүчегә 20 мең сум ришвәт өчен колония территориясенә кесә телефоны алып керергә тәкъдим иткән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте. Хөкем ителүче шуңа риза булып акча бирә. Әмма иреккә чыккач, ул бу хәл турында полициягә хәбәр итә.

Колония хезмәткәре үз гаебен таныган. Суд аны 3 ел да 1 айга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән.

 

Шулай да була

Хокукларын чиклиләр

 

Әлмәт прокуратурасы суд аша наркологта учетта торучы 26 кешене машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне таләп итә.

Әлмәт прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Күзәтчелек чаралары барышында машина йөртү хокукына ия булган, наркологта учетта торучы 26 кеше ачыкланган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Наркомания яки алкоголизм белән интегүче затларның машина йөртү хокукына ия булу лары юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыра», - дип искәрттеләр ведомствода. Прокуратура гаепләнүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукын туктату турында дәгъва юллады. Дәгъваларның бер өлеше инде канәгатьләндерелгән, калганнары карала.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса