Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле алтын бизәнү әйберләре салынган шкатулка урлаган өчен хөкем ителгән

Зыян суммасы 40 мең сумнан артык.

Әлмәт прокуратурасы урлаган өчен җирле 50 яшьлек ханымга карата гаепне хуплады. Бу хакта Әлмәт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд билгеләгәнчә, хатын 2021 елның августында үзенең танышында кунакта булган, алар анда спиртлы эчемлекләр кулланган. Соңрак, фатир хуҗасының йоклавыннан файдаланып, хатын алтын эшләнмәләр салынган  шкатулканы урлаган.

Зыян суммасы 40 мең сумнан артык. Урланган бизәнү әйберләрен хатын ломбардка тапшыра.


Зыян күрүче полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәч, урланган бизәнү әйберләренең бер өлеше аңа кайтарыла.

Ханым беренче тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган, үз гаебен тулысынча таныган, зыянны каплаган, суд тарафыннан якларның дуслашуы сәбәпле эшне туктату турында карар чыгарылган.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса