Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның 57 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда 1105 кеше коронавирус йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда  коронавирусның  яңа 1105 очрагы ачыкланган. 94 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 1011 кеше өйдә дәвалана.

5 февральгә  Татарстанда 53 503  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Пандемия башланганнан бирле 40 197 (+283) кеше терелгән.