Татарстанда кафе-рестораннарга төнгә кадәр эшләргә рөхсәт ителде
Татарстанда җәмәгать туклануы урыннарының эш вакытын төнгә кадәр озайтырга булганнар.
ТР Министрлар Кабинетының бу хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ бүгеннән үз көченә керә. Шулай итеп, 15 ноябрьдән башлап кафе, рестораннар һәм барлар 23.00 дә түгел, ә 00.00 дә ябылачак. Элеккечә үк алар үз эшен 6.00 сәгатьтән башлый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа