Әлмәт районындагы янгында өч баланы коткардылар
Төнлә Рус Акташы авылында ике катлы йортның Янгынның гомуми мәйданы 10 кв. м тәшкил иткән.
Әлмәт районындагы янгында өч баланы коткардылар
Төнлә Рус Акташы авылында ике катлы йортның подъездында янгын чыккан. Нәтиҗәдә подъездда көчле төтен барлыкка килә.
Икенче каттагы фатирда өч бала була. Коткару битлекләре ярдәмендә коткаручылар янган бинадан 11 һәм 15 яшьлек ике кызны, шулай ук ике яшьлек малайны чыгарганнар. Алар зыян күрмәгән.
Янгын нәтиҗәсендә подъезддагы шәхси әйберләр юк ителгән һәм зыян күргән, стеналар һәм түшәм корым белән капланган. Янгынның гомуми мәйданы 10 кв. м тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia