Әлмәт шәһәренең Көньяк урамында шәхси мунчада сөрем газы белән кеше агуланган дигән хәбәр бүген 14.33 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына 112 килә.
Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
56 яшьлек ханымны «сөрем газы белән агулану» башлангыч диагнозы белән аңсыз хәлдә шәһәр хастаханәгә озатканнар.
Һәлакәтнең сәбәпләре билгеләнә.