Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Танышын тимерчыбык белән кыйнаган адәмне 17 елга хөкем иткәннәр

Югары суд 29 яшьлек ир-атны 17 елга каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарган.

Ул Казанда Нагорной бистәсендә яшәүче таныш хатын-кыз йортына тәрәзә аша кереп, 9 мең сум торган алтын балдак урлаган булган. Кичен хуҗабикәне өендә көтеп, аңа ташлана, үтерү максаты белән тимерчыбык белән аның башына, гәүдәләренә суга, аннан муенындагы алтын чылбырын һәм бармагыннан йөзеген салдыра. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук үлә. Бу вакыйгадан тыш та гаепләнүче танышларында булганда хуҗабикәнең сумкасыннан 47 мең сум салынган акча янчыгын урлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса