Сулыкта баткан "УАЗ" машинасында үлүчеләрнең кемлеге ачыкланган
Бүген Актаныш районының Бүләк авылы янындагы "Буханка" эчендә үле табылган 7 ир-атның 24-27 яшьлек егетләр булулары ачыкланган.
Балыкчыларның берсенә 18 яшь. Автомобильдә аның 24 яшьлек абыйсы Вадим Мурдагулов та һәлак булган. Калганнары - 24 яшьлек Дамир Хөснетдинов, 24 яшьлек Алмаз Фәттахов, 27 яшьлек Данил Каһиров, Алмаз Арсланов, Радик Арсланов, дип хәбәр итә "Бизнес онлайн".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа