Тулаем Татарстан буенча барлыгы 126 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 40 кеше үлгән.
Соңгы араларда производства травматизмы кимесә дә, үлүчеләр саны гел юк түгел. Казанда гына да агымдагы елның 8 аенда 40 кеше производствода зыян алган, үлүчеләр дә бар. Әлмәттә эш урыннарында булган бәхетсезлек очраклары - 10. Аеруча төзелеш объектлары куркыныч санала.