Миңлебай авылында бүген төнлә янгын була.
"Татнефть" ААҖ автопогрузчигында ут чыга. Янгын "Татнефть-ХимСервис" бокс бинасында 9 квадрат метрлы мәйданны били. Аны тиз арада сүндерәләр. Янгын электр чыбыгы җитешсезлеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана.