Балалар бакчасында бала умыртка сөяген сындырган
Фаҗигаләр

Балалар бакчасында бала умыртка сөяген сындырган

Умыртка сөяге өч урыннан сына.

Казанның "Ромашка" балалар бакчасындагы әлеге бәхетсезлек бала әнисенең күз алдында була. 5 яшьлек малай бакчаның метр ярымлык биеклектәге болдырыннан егыла. Хәзер аның әти-әнисе Роспотребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Бакчаны тикшерәчәкләр. Бала әлегә шифаханәдә. Аңа утырырга һәм йөрергә рөхсәт итмәгәннәр.