Әлмәттә яшәүче экологик зыян өчен миллион сумга якын акча түләячәк
Хуҗага рәсми дәгъва җибәрелгән.
Татарстан Югары суды Әлмәттә законсыз чүплекне бетерергә мәҗбүр итте. Бу хакта ТР Экология министрлыгы хәбәр итә.
Экологлар Риза Фәхретдин урамында 1 212 квадрат метр мәйданда чүп өеме таптылар. Туфракка китерелгән зыян 963 мең сум дип бәяләнде.
Участок хуҗасына дәгъва җибәрелгән, ләкин ул таләпләрне санга сукмаган.
Аннары экологлар зыянны каплау таләбе белән судка мөрәҗәгать иттеләр. Суд таләпләрне хуплады һәм хокук бозуларны бетерергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia