Әлмәттә Әтиләр көненә экологик акция узды
Паркта яшь чыршылар утыртылды.
Әлмәт Комсомол паркында Әтиләр көненә багышланган экологик акция узды. Экологик акциядә 60тан артык кеше катнашты. Чарада балалар белән әтиләр һәм "Экология һәм төзекләндерү департаменты" МБУ хезмәткәрләре катнашты.
Акция кысаларында катнашучылар 19 яшь чыршы утырттылар, дип хәбәр итә Әлмәт хакимияте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia