Гомумшәһәр өмәсендә 280 якын әлмәтле катнашты
Чистарту эшләре берничә участокта алып барылды.
Гомумшәһәр өмәсендә 280 якын әлмәтле катнашты
Әлмәттә экологик икеайлык һәм «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гомумшәһәр өмәсе узды.
Җәмәгать территорияләрен җыештыруда муниципалитет, предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты. Эшләр берьюлы берничә участокта алып барылды: территорияләрне чистартылды, чүп-чар җыеп чыгарылды, махсус техника җәлеп ителде.
Өмәдә барлыгы 280 гә якын кеше катнашты. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 260 кубометрдан артык калдык чыгарылды.
Чара шәһәрдә экологик хәлне яхшыртуга һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән иде 🌿
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia