Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

100 дән артык әлмәтле «Россия суы» акциясе кысаларында Әлмәттәге сусаклагыч ярларын тәртипкә китерделәр

Әлмәт сусаклагычы ярын тәртипкә китерделәр.

 100 дән артык әлмәтле «Россия суы» акциясе кысаларында Әлмәттәге сусаклагыч ярларын тәртипкә китерделәр

Әлмәттә «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясе узды. Өмәдә 100 дән артык кеше катнашты: Әлмәт һөнәри көллияте, медицина көллияте, Казан инновацион университеты, физкультура көллияте, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы, нефть югары мәктәбе, шулай ук «СапАльмет» хәрәкәте активистлары. Сусаклагычның яр буе линиясен чистартуга юнәлдерелгән чара Экология департаментының актив ярдәме белән узды. 

Катнашучылар шәһәр сусаклагычының яр буйларын, җәяүлеләр юлын һәм ял итү зонасын тәртипкә китерделәр. Волонтерлар 200 капчыктан артык көнкүреш чүп-чарын җыйдылар. Барлык командаларның бердәм эше нәтиҗәсендә яр буе территориясен масштаблы чистартуга ирешелде.

Мондый чаралар табигый зоналарны чисталыкта сакларга гына ярдәм итеп калмыйча, экологик культураны формалаштыра, халыкны уртак кыйммәтләр тирәсенә берләштерә. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса