Кышларга очып китмәгән ике аккошны Әлмәт экофермасына күчергәннәр
Аккошларның бу төре Кызыл китапка кертелгән.
Әлмәттәге сусаклагычта кышларга очып китмәгән ике ысылдавык аккош табылган. Бу хакта мәгълүмат көньяк-көнчыгыш идарәсенә килде, шуннан соң вәзгыятькә инспекторлар кушылды, дип хәбәр итә ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгына сылтама белән Татар-информ.
Күченгәнче аккошлар экоактивист Денис Максимовта була, ул аларны карый, ашата һәм кирәкле шартлар белән тәэмин итә.
Бүгенге көндә кошлар «Нариман утары» экофермасына урнаштырылган, анда алар өчен даими яшәү урыны әзерләнгән.
Көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторы Алинә Җәләлтдинова билгеләп үткәнчә, мондый хәлләр битараф булмаган мөнәсәбәтнең һәм хайваннарга вакытында ярдәм итүнең мөһимлеген күрсәтә.
Кызыл китапка кертелгән хайваннарын яклау «Экологик иминлек» милли проекты максатларына туры килә.
Фото: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia