Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәтле чүплек өчен ике миллион сум түләячәк

Җир хуҗасы шикаять белдергән.

Әлмәтле чүплек өчен ике миллион түләячәк

Законсыз чүплек аркасында җирне пычраткан өчен Әлмәттә хокук бозучы ике миллион сумнан артык түләргә тиеш. Бу хакта ТР экология министрлыгы хәбәр итә.

Калдыкларны Риза Фәхретдин урамында табалар. Мәйданы якынча 4 410 квадрат метр тәшкил иткән. Җир кишәрлеге хосусый затныкы. Белгечләр әйләнә — тирә мохиткә 2 миллион сумнан артык зыян китергән-нәкъ менә шундый сумманы тәртип бозучы капларга тиеш.

Тикшерүдән соң инспекторлар кисәтү һәм дәгъва юллаганнар, ә аннары ТР югары судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткәннәр. Суд экологлар ягына басты. Әмма җир хуҗасы карар белән килешмәгән һәм Самарадагы кассацион судка апелляция биргән. Ләкин анда шикаять канәгатьләндерелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса