Башкарма комитетка кисәтү юлладылар.
Әлмәт районында чүплекне бетерделәр
Әлмәт районының Кузайкино авылында чүплекне бетергәннәр, дип хәбәр итә ТР экология министрлыгы. Элегрәк экологлар тимер-бетон әйберләрне һәм ломны рөхсәтсез җыюны ачыклаганнар. Пычранган мәйдан 150 кв. м тәшкил иткән.
Әлмәт районы башкарма комитетына мондый хокук бозуларны булдырмау турында кисәтү юлладылар. Хәзерге вакытта легаль булмаган чүплек бетерелгән.
Фото: ясалма фәһем