Әлмәтле «ЭКОяз-2025» республика конкурсы призеры булды
8 атна эчендә Никита төрле биремнәрдә актив катнашып, 184 балл җыйды.
Әлмәтле «ЭКОяз-2025» республика конкурсы призеры булды
Казанның «Елмай» балалар паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «ЭкоЯз-2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Бүләкләр «Экосемья», «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экокоманда» һәм «Экопартнерлар» номинацияләрендә тапшырылды. Никита Шеховцов «Экоярдәмче» номинациясендә 2 нче урынны алды, моның өчен диплом һәм смарт-сәгать алырга сертификат белән бүләкләнде. 8 атна эчендә Никита төрле биремнәрдә актив катнашып, 184 балл җыйды.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia