Әлмәт укучылары өчен экодәресләр үткәрелде
Балалар экологлар белән очраштылар.
Әлмәт укучылары өчен экодәресләр үткәрелде
Балалар экологлар белән очраштылар.
Әлмәттә 80 укучы экология дәресләрендә булды, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы. Балаларга чүп-чарны аерым җыю һәм эшкәртү турында сөйләделәр, бу калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметергә ярдәм итә.
Шулай ук экоурокта биотөрлелекне саклауга да игътибар бирделәр. Укучыларны сирәк һәм югалып бара торган үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштырдылар. Алар Кызыл китапка кертелгән һәм Татарстанда аеруча саклана.
"Кешеләрнең кайбер гамәлләре туган як табигатенең пычрануына, урман кисүгә, экологиянең начараюына китерә. Үсемлек һәм хайван төрләре юкка чыгу алдында тора. Аларга экологлар һәм барлык битараф булмаган кешеләр ярдәменнән башка яшәү авыр", - дип балаларны табигатькә сакчыл караш турында онытмаска өндәде идарә инспекторы.
Фото: ТР Экология министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа