Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәт районында өч гасырлык тарихы булган чишмә төзекләндереләчәк

Әлмәт районының Ямаш авылында 1729 елдан бирле билгеле булган Татарстандагы иң борынгы чишмәләрнең берсе булган «Изге чишмә» чишмәсен төзекләндерү эшләре башланды.

Әлмәт районында өч гасырлык тарихлы чишмә төзекләндереләчәк

Әлмәт районының Ямаш авылында 1729 елдан бирле билгеле булган Татарстандагы иң борынгы чишмәләрнең берсе булган «Изге чишмә» чишмәсен төзекләндерү эшләре башланды. Аның суында көмеш ионнары бар дип санала, шуңа ул озак саклана һәм шифалы үзлекләргә ия. Бу чишмәне республика халкы гына түгел, башка төбәкләрдән килүчеләр дә хөрмәт итә.

Монда православие бәйрәмнәре көннәрендә кеше аеруча күп була.

Бүген чишмә территориясендә демонтаж эшләре бара. Якын арада ябык купель төзелеше башланачак – бу изге урын  уңайлы булсын өчен өстәмә шартлар тудырачак. Төзекләндерүне ноябрь ахырына тәмамларга планлаштыралар.

Проект нефтьчеләр һәм җирле администрация ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Финанслауның гомуми суммасы 5 млн сумнан артып китте.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса