Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәттә мавыктыргыч өмә үтте

Кешенең бу дөньяга туганчы, ана карынында чагында ук, яшәеше табигать белән нык бәйле.

 

Туган җир табигате һәркем өчен якын. Су чыганаклары исә гомер-гомергә кадер-хөрмәткә лаек булган. Чишмәләр, елгалар буенда чисталык-пөхтәлек урнаштыру – безнең бурыч.

 

Узган атнада экология торышына битараф булмаган әлмәтлеләр SUNSUP сап-клубы, ТР Экология министрлыгы һәм көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары белән берлектә мавыктыргыч өмә үткәрделәр.

 Егермеләп кеше су такталарында Дала Зәе буйлап сәяхәткә чыкты. Әлеге сәяхәт барышында алар елга төбеннән һәм яр буйларыннан чүп-чар җыйдылар. Такталарда хәрәкәт итү катлаулы булуга да карамастан, әлмәтлеләр 29 капчык чүпне һәм шул исәптән тәрәзә рамнарын һәм шиннарны аерым тупладылар. Экологик хәлне яхшыртуга гадәти булмаган якын килү кешеләргә берләшергә һәм күмәк рәвештә табигать турында кайгыртырга ярдәм итә. Әлеге игелекле гамәлләр һәрвакыт Экология министрлыгы тарафыннан хуплана һәм «Экологик иминлек» милли проектының максатларын нәтиҗәле рәвештә тормышка ашырырга ярдәм итә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса