Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәттә шәһәрне яшелләндерүгә 4,5 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Бу акчалар җәмәгать киңлекләрен яшелләндерү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

Әлмәттә шәһәрне яшелләндерүгә 4,5 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Бу акчалар җәмәгать киңлекләрен яшелләндерү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк. Яшелләндерүнең актив фазасы алдыннан белгечләр шәһәр территорияләрен тикшерделәр,  авария хәлендәге 93 агачны ачыкладылар. Хәзерге вакытта бу эшләрне башкару өчен подрядчы эзләү бара. Моннан тыш, язгы агач кисү эшләре төгәлләнгән инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чаралар бөреләр барлыкка килгәнче үткәрелә, бу исә агачларга кисүне яхшырак кичерергә һәм аларның сәламәт үсүенә ярдәм итә. Инде хәзер үк беренче нәтиҗәләрне күрергә була: Герцен һәм Совет урамнарында 69 пирамидаль тирәк утыртылган. Бу агачларны сайлау аларның шәһәр шартларына җайлашуы һәм экологиягә уңай йогынты ясау сәләте, шул ук вакытта шәһәр халкы өчен уңайлы пространство булдыру белән бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса