Әлмәттә агачлар утырттылар
Бу акция экологик икеайлыкның бер өлеше булды.
Әлмәтнең Совет урамында 25 пирамидалы тирәк утырттылар. Бу акция экологик икеайлыкның бер өлеше булды һәм шәһәр мохитен яхшыртуга юнәлдерелде.
Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре пирамидалы тирәкләрне очраклы гына сайламаган. Гадәти тирәкләрдән аермалы буларак, тирәкләрнең бу төре мамык бүлеп чыгармыйлар.
Бу агачларның күп кенә өстенлекләре бар: алар авыруларга чыдам, тиз үсә, яшел яфракларын озак саклый (октябрьгә кадәр), микробларга каршы үзлекләргә ия, һаваны нәтиҗәле чистарта һәм тузанны тоткарлый. Бу инициатива – Әлмәтне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча комплекслы программаның бер өлеше, ул шәһәр халкы өчен уңайлы һәм экологик чиста мохит булдыруга юнәлдерелгән.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа