Әлмәттә 1 апрельдән санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде
Табигатьтә яз. Көзге чордан ук кар астына яшеренеп калган бөтен чүп-чар өскә калыкты.
Әлеге күренеш шәһәрне бизәми. Шуңа күрә дә шәһәребез һәм район торак пунктлары биләмәләрендә язгы өмәләр инде узган атнада ук башланып китте.
Әлмәт җирлегендә елдагыча бу уңайдан эш планы төзелде, һәрбер оешма-предприятиегә, уку йортларына махсус участоклар бүлеп бирелде. Моннан тыш, яшел зоналарны һәм чишмәләрне, гараж ширкәтләре биләмәләрен чүп-чардан арындыру бурычы да куелды. Идарәче компанияләр тарафыннан йорт ишегалларын, контейнерлар урнаштырылган мәйданчыкларны, йорт фасадларын, кече архитектур формаларны тәртипкә китерү кебек эшләр башлап җибәрелде. Территориаль иҗтимагый советлар хезмәткәрләре үзләренең баш предприятиеләре белән берлектә урамнарны һәм җәмәгать киңлекләрен чистарту эшенә керештеләр.
Экология һәм төзекләндерү департаменты язгы чорда төзелеш мәйданчыклары торышына игътибарын аеруча арттыра төшәчәк. Әлеге урыннардан шәһәргә төзелеш калдыклары һәм тәгәрмәчләргә сыланган пычрак үтеп керергә тиеш түгел. Хуҗасыз участоклар исә муниципаль учреждениеләр карамагына тапшырылган. Биредә алар быел да бар коры-сарыны кисеп чыгарып түгәргә һәм территорияләрне даими чистартып торырга тиеш булачаклар.
Вакыт җитәрлек - санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк әле. 19 апрельдә һәм 17 майда беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча зур өмәләр узачак. Шушы чорда җыелган чүпне полигонга бушлай кабул итәчәкләр. Шулай да чүп-чарның дөрес итеп урнаштырылуы бик мөһим, һәм шуңа күрә дә ул контрольдә тотыла. Бу турыда узган дүшәмбе киңәшмәсендә экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Марат Юлдашев үзе дә ассызыклады. Ул билгеләп узганча, шәһәрдәге атмосфера һавасының торышы нормаларда саклансын өчен юл тирәләрендәге пычрак һәм тузан даими рәвештә автосуырткычлар белән чистартылып торырга тиеш. Тукталыш павильоннарын, эскәмияләрне, коймаларны да юу зарур. Әлеге эшләрне «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» предприятиесе көндәлек режимда башкара. Светофорлар, юл билгеләре, чүп савытлары да тәртипкә китерелә. Моннан тыш, юлчыларыбыз, елдагыча, асфальттагы чокыр-чакырларны ямау эшен дә башкаралар бит әле, шул турыда да онытмыйк.
Бункерларга җыелган чүп-чарны вакытында чыгарып түктерү бурычы да авыл җирлекләре хезмәткәрләре колагына кат-кат киртләп куелды. Законсыз чүп түгү урыннарын үз вакытында ачыклау эшен дә җайга салырга кушылды. Беркетелгән территорияләрне экология хезмәтләре вертолеттан күзәтәчәкләр, шуңа күрә дә нинди дә булса сәбәп табып, акланып торырга урын калмаячак. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белән берлектә чүп-чар яндыру очракларын ачыклау шулай ук даими алып барылачак. Аерым шуны да билгеләп узарга кирәк, территорияләрне чистарту буенча икеайлык һәрвакыт диярлек язгы ташу чоры башлануга туры килә. Кызганыч, ләкин җирдә җыелган бөтен нәрсә сулыкларга эләгә. Нәтиҗәдә, язгы ташу белән бергә терлекчелек калдыклары һәм яр буе зоналарыннан ашламалар суга юыла. Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән бу уңайдан аеруча игътибарлы булу сорала. Бу өлкәдә бүген үк тәртип урнаштырырга кирәк.
Санитар-экологик өмәләр белән беррәттән, шәһәр һәм район территорияләрен яшелләндерү дә оештырылачак. Бу эш ел да Әлмәт урман хуҗалыгы белән берлектә оештырыла. Апрель азакларында, юбилейлы Җиңү бәйрәме алдыннан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында зур чара узачагы да билгеле. Май аенда әлмәтлеләргә агач үсентеләрен икенчел чималга алыштыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Ел да әлеге акция үткәрелгән чорда халыктан 10 мең килограммнан артык макулатура җыелганлыгы мәгълүм. Моннан тыш, 1 апрельдән кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыю да җайга салынган. Иң актив катнашучылар һаман да шул мәктәп укучылары.
Апрель ае барыбызны да өмәләргә дәшә. Җыештыру-чистарту эшләренә бердәм булып кушылыйк, хөрмәтле әлмәтлеләр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia