Экологлар Әлмәттәге зур чүплекне бетерүне таләп итә
Хокук бозучы Первомайская урамындагы 366 «квадрат» җирне төзелеш калдыклары белән тутырган.
Экологлар Әлмәттәге зур чүплекне бетерергә таләп итә
Экологлар 30 көн эчендә Әлмәтнең Первомайская урамында табылган төзелеш калдыкларыннан чүплекне бетерүне таләп итте. Шулай ук территорияне чүпләгән хокук бозучыны зыянны капларга мәҗбүр иттеләр. Ә бу, белгечләр исәпләве буенча, 300 мең сумнан артык. Чүп-чарны Татарстан экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары күреп алды. Чүплекнең гомуми мәйданы 366 кв. м тәшкил иткән. Җир кишәрлеге милекчесе адресына дәгъва юллаганнар, дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Фото: Татарстан экология министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа