Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәтнең бер урамында җыелган чүп-чар өчен штраф салынды

Ачыкланганча, компания эшчеләре 2024 елның ноябреннән чүп-чарны алмаган.

Әлмәтнең Октябрь урамындагы йорт янында «онытылган» чүп-чар өчен «ГРИНТА» каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторына 5000 сум штраф билгеләнгән. Бу хакта Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ачыкланганча, компания эшчеләре 2024 елның ноябреннән чүп-чарны алмаган. Югарыда телгә алынган территориядә контейнер мәйданчыгы юк.

Җыю болай башкарыла: махсус техника тыкрыктан уза, ә яшәүчеләр калдыклар салынган пакетларны тапшыра. Тик берсенә генә барып җитмиләр. Әмма хезмәтләр өчен түләү счетларын җибәрәләр һәм йорт хуҗасы аны ай саен түли, - дип билгеләделәр республиканың торак инспекциясендә. Нәтиҗәдә, «Гринта» ны административ хокук бозуда гаепле дип танып, җәзага тарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса