Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Ташу якынлаша

Язгы ташу һәм су басулар апрель аеның беренче декадасында башланырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.

Көннәр инде бүген үк аномаль җылы тора, март буена яңгыр, юеш кар көтелә.

Соңгы елларда Әлмәт җирлегендә язгы чорда масштаблы су басу очраклары күзәтелми, җир быел туңарга да өлгермәде, кар да алай күп яумады. Шулай да шәһәр урамнарындагы юлларда кар сулары ага торган корылмаларның күбесе эшләмәвен дә исәпкә алсак, яз шактый гөрләвекле булырга мөмкин. Аеруча ишегалды территорияләре, күпкатлы торак йортларның подваллары зыян күрүе ихтимал. Бу уңайдан район җитәкчелеге юлчыларга, идарәче компанияләргә юллардагы корылмаларны, подвалларны алдан ук карап куярга әмер бирде. Әлмәт муниципаль районының гражданнарны яклау идарәсе елдагыча Дала Зәе һәм Шушма елгаларына якын торак пунктларны, Тайсуган, Түбән Мактама, Тихоновка, Рус Акташы һәм Түбән Абдул авылларын, Иске Әлмәт һәм Урсалы микрорайоннарын су басу ихтималы барлыгын искәртте. Махсус службалар белән берлектә су басудан саклану чаралары тормышка ашырыла икән инде. Белгечләр көненә ике тапкыр күперләрне һәм торбаларны тикшерәләр, сулыклардагы яр буйларын ауган агачлардан чистарталар булып чыкты.

Метеорологик хәл алга таба яңгырлар һәм көчле җил рәвешендә мул явым-төшемнәр белән бергә барачак, дип искәртә синоптиклар. Шуңа күрә дә бераз борчылырга җирлек бар. Нәрсә генә дисәләр дә, язгы чорда һава торышына ышаныч юк. Бу аеруча шәхси зонада һәм авылларда яшәүчеләр өчен әйтелгән сүз. 2012 елның су басуларын әлмәтлеләр әле дә хәтерлидер.

- Һәрбер шәхси хуҗалык үз милке өчен җаваплы. Шуңа күрә су басудан саклану өчен хуҗалардан алдан ук ихата тирәләрендә һәм капка төпләрендә сулар агып китәрлек итеп траншеялар ясаулары сорала. Йорт, каралты-кура түбәләрен һәм ишегалларын кардан арындырулары, базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерүләре, эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип өч көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап, әзерләп куюлары сорала. Шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска, аларны саклап калу хәстәрен күрергә кирәк, - дип аңлатма бирде гражданнарны яклау идарәсе белгечләре. Алар әйткән икән, үтәргә кирәк. Быелгы ташулар да бәла-казасыз гына узсын иде инде.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса