Әлмәт җирлегендә санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәш дәвам итә
ТР Экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, февраль урталарында көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары Риза Фәхретдин урамында рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын тапканнар иде.
ТР Экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, февраль урталарында көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары Риза Фәхретдин урамында рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын тапканнар иде.
Чүплекнең гомуми мәйданы 1069 квадрат метрга җиткән. Росреестр мәгълүматлары буенча, әлеге территориянең юридик зат милкендә булуы ачыкланды. Инспекторлар бу уңайдан дәгъва юллап, табигатькә китерелгән зыянны исәпләделәр. Ул 850 мең сум тәшкил итте. Оешма чүплекне бетерде, ләкин табигатькә китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплаудан баш тартты. Экологлар Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва гаризасы юлладылар. Суд министрлык таләпләрен хуплады.
Инде бер чүплектән котылырга өлгермәдек, узган атнада Репин урамындагы территориядә төзелеш материалларыннан торган чираттагысы барлыкка килгән. Экологлар хәбәр итүенчә, аның мәйданы 198 квадрат метр тәшкил итә. Бу уңайдан башкарма комитетка дәгъва юлланган инде. Чүплек 30 көн эчендә юкка чыгарылырга тиеш.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа