Әлмәт районында 120 агач утырту өчен ярты миллион акча тотылачак
Урамнарны таллар, миләшләр, юкәләр бизәячәк.
Быел яз көне Әлмәт районында экологик икеайлык вакытында 120 агач утыртырга планлаштыралар. Бу максатларга җирле бюджеттан 500 мең сум акча бүлеп бирелә. Нәтиҗәдә шәһәр һәм район урамнарын таллар, миләшләр һәм юкәләр бизәячәкләр.
– 120 агач — бу әле беренче этап кына. Язгы-җәйге сезон дәвамында ассортимент тулыланачак,- ди Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Әлмәттә яңа ел бәйрәмнәреннән соң «ГРИНТ» эшчеләре йөзләгән чыршы җыюын хәбәр иткән идек. Чыршыларны эшкәртүгә җибәрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа