Әлмәттә биш йортсыз хайван кирәкле ветеринария процедураларын үткәрү өчен ике атналык карантинга җибәрелде
Бу вакытта этләр вакцинация һәм стерилизация уза.
Аларны чиплаштыралар һәм әгәр белгечләр хайваннарның куркыныч тудырмавын билгеләсәләр, элеккеге яшәү тирәлегенә җибәрәләр.
Шәһәрдәге йортсыз хайваннарның күпчелеге инде чипланган, димәк, стерилизация һәм вакцинация узган, шулай ук агрессиягә тикшерү узган.
Исегезгә төшерәбез, Федераль закон нигезендә, биркалар белән билгеләнгән стерильләштерелгән йортсыз хайваннарны, мотивлаштырылмаган агрессия очракларыннан тыш, кабат тотарга ярамый.
Хуҗасыз хайваннарның табылуы турындагы мәгълүматны 8(8553) 31-28-47 телефоны буенча тапшырырга мөмкин.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа