Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Үсентеләр бөтен кешегә дә җитми: әлмәтлеләр ишегалларын яшелләндерәләр

Белгечләр агачлар һәм куаклар сатып алуны 2025 елга планлаштыралар.

Әлмәт халкы күпкатлы йортларның йорт яны территорияләрен яшелләндерү өчен экология һәм төзекләндерү департаментына ешрак мөрәҗәгать итәләр. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инициативалы әлмәтлеләр үсемлекләр алу өчен экология һәм төзекләндерү департаментына мөрәҗәгать итәләр.

Теләүчеләр шулкадәр күп булып чыкты ки, үсентеләр бөтен кешегә дә җитми. Хәзер департамент белгечләре 2025 елга утыртуларны планлаштыру өстендә эшлиләр. Элегрәк Маяковский урамындагы 63нче йортта яшәүчеләр ишегалдына көрәкләр һәм ашламалар белән чыккан иде. Активистлар спирея  утырттылар.

Ленин, 141, 141б һәм 143 йортларында яшәүчеләр алмагачлар, сирень һәм спирея утырттылар.

Фото: t.me/pressalmet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса