Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигать сакчылары агачларны коткара

Әлмәтлеләр «Агачны бергәләп коткарыйк!» акциясендә быел да бик актив катнашканнар.

Чара экология һәм табигатьтән файдалану департаменты тарафыннан елына икешәр тапкыр оештырыла. Аның максаты – әлмәтлеләрдән макулатура кабул итеп, аны үсентегә алыштыру, шул рәвешле, тирәлегебезне чистарту һәм яшелләндерү, кулланышта булган кәгазьне тапшырган акчаларны ятимнәргә җибәрү, кыскасы, изгелек кылу.

Экологлар әйтүенчә, макулатура җыю урман саклауның нәтиҗәле чараларыннан берсе булып тора. Шул рәвешле көзге акция барышында 4 тонна макулатура, 180 кг кулланылган батарея, шулай ук 4 контейнер пластик шешә, капкачлар һәм башка чимал җыелган. Эшкәртелгән материалларга алмашка әлмәтлеләр алма, кура җиләге һәм карлыган үсентеләре алганнар, ә җыелган икенчел чимал эшкәртүгә җибәрелгән.

Авыл халкы да бу эштән читтә калмый. Ленар Галимов җитәкчелегендә Чупай авылы активистлары 86 кг кулланылган батарея тапшырып алмагач үсентеләре алдылар һәм авыл Мәдәният йорты территориясенә утырттылар.

Күңелле хәбәр: бу атна азагында шәһәрдә һәм районда көзге экологик өмәләргә дә старт бирелә. Күмәк эш – җыйлы эш, диләр. Бергәләшеп көч куйганда, башлаганны тиз генә төгәлләп була. Күңелле итеп җыештырганнан соң, тирә-юнебез тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп калыр. Сезне өмәләрдә көтеп калабыз, хөрмәтле әлмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса