Әлмәттә урман утыртуда 100дән артык кеше катнашты
Агач утырту-җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек ул.
5 октябрьдә "Урманны саклыйк" экологик программасы кысаларында Әлмәт урманчылыгы хезмәткәрләре Миңлебай урманчылыгы территориясендә ябык тамыр системалы нарат утырттылар. Анда өлкәннәр генә түгел, балалар да катнашты. Чарада 100 дән артык кеше катнашты.
Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр һәм уртак хезмәттән ләззәт алдылар, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа