Әлмәттә макулатура өчен агач үсентеләре тапшыру акциясе узачак
Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала: агач үсентеләрен алу өчен макулатура, ПЭТ яки батареялар тапшыру җитә.
8 октябрьдә 9.00-12.00 сәгатьтә экология һәм төзекләндерү департаменты белән берлектә «Агачны бергә коткарыйк» акциясе уздырыла.
5 килограммнан артык макулатура тапшырып катнашучылар 1 җимеш үсентесе ала (алмагач, карлыган, кура җиләге)
Акция Әминов урамы, 9а йортында 09-00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «Экология һәм төзекләндерү департаменты» территориясендә узачак.
Теләге булган һәркемне икенчел чимал җыюда актив катнашырга чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа