Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Рус Акташы авылы янында санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән

Аның шактый зур өлешен каты көнкүреш калдыклары түгел, ә үсемлекләрнең ботаклары тәшкил итә.

Санкцияләнмәгән чүплек Рус Акташы авылы янында барлыкка килгән.Экология һәм төзекләндерү департаменты җитәкчелеге сүзләренчә, җирле халык моны үз участокларында утильләштерә алган. Ә авыл башлыгы чүп-чар туплауда авыл халкы гына гаепле түгел дип ышандыра.

Чүп өеме юл янындагы бункер мәйданчыгында барлыкка килгән. Җирлек башлыгы Сергей Белоногов ышандырганча, калдыкларны бирегә авыл халкы гына ташламый.

"Бүген күрше авылдан гына түгел, күрше районнан да бер кешене тоттым. Зәй районы, Маврино авылыннан бер арба  үсемлек төягән кеше килде", - дип сөйли Рус Акташы башлыгы Сергей Белоногов.

Үсемлекләрнең ботаклары  чүплекнең күпчелек өлешен тәшкил итә. Экология һәм төзекләндерү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Марат Юлдашев сүзләренчә, мондый калдыкларны җирле халык үз участогы территориясендә мөстәкыйль рәвештә утильләштерә ала ди.

"Әйе, аларны яндырырга мөмкин. Моны кагыйдәләр буенча гына эшләргә кирәк. Яндыру торак йорттан яки сарайдан билгеле бер ераклыкта урнашкан металл савытта булырга тиеш. Торак йорттан 15 метр читтә булырга тиеш", - дип хәбәр итте экология һәм төзекләндерү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Марат Юлдашев.

Ә инде барлыкка килгән чүп өеме экология һәм төзекләндерү департаменты көче белән алып ташланачак, чөнки төбәк операторының бу чүп-чарны чыгару вәкаләте юк

"Мәйданчыкта даими рәвештә рөхсәтсез өемнәр барлыкка килә. Бирегә барлык авыл хуҗалыгы эшчәнлеге калдыкларын да алып киләләр. Бәрәңге сабагыннан алып, терлекчелек калдыкларына кадәр, капиталь ремонттан калган калдыклар, автомобиль тәгәрмәчләре һәм предприятиеләрдән калган калдыклар. Югарыда санап үтелгәннәрнең барысы да каты коммуналь калдыкларга карамый",- дип ассызыклады Александр Оленин, «Гринта» ҖЧҖ операцион директоры.

Экология һәм төзекләндерү департаментында чүплекне алдагы 3 көндә бетерү вәгъдә иттеләр. Ә каты калдыклар белән эш итү буенча регоператор халыктан чүп-чар өемнәренә юл куймаска, контейнерлар, бункерлар алдында һәм янәшәсендә чүп-чар ташлап, чүп җыючы машина юлын томаламаска өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса