Әлмәтнең танылган бөркетләре үзләренең ояларына кайткан
Узган ел “Түбән Кама” милли паркы хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районында урнашкан Aquila heliaca кояш бөркете оясыннан онлайн-трансляция эшләтеп җибәргән иделәр.
Проектның максаты - эре ерткыч кошларның популяциясен саклау, кеше күп яши торган һәм техноген үзләштерелгән территорияләрдә тигез киңлекләрдә яшәүче бөркетләрнең тормышы турында белемнәрне арттыру.
Быел эфирны 14 мартта эшләтеп җибәрделәр. Алтынай 25 мартта, ә Алтын 26 мартта кайткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа