Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

«Тәскирә» - аналар мәчете

Ниятең изге булса, Аллаһ ярдәменнән ташламый. Алар бу гамәлләренең шулай икәнен аңлап тотыналар


Хәдистә: «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хәтта кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр»  дип әйтелә. Әгәр кеше мәчет төзеп калдырса һәм кешеләр аннан файдаланса, бу кеше үлгәч тә савабы ирешеп торачак.
Октябрь башында шәһә-ребезнең Петуховка микро-районында Аллаһ йорты – «Тәскирә» мәчете ачылды. Кеше йорт салырга да батырчылык итәргә кыймый торганда Рәйханә һәм Фәрит Ханнановлар шундый зур эшкә алынып, башкарып чыктылар. Бүген әлеге Аллаһ йорты әллә каян балкып, халыкны үзенә дәшеп-чакырып тора. Бу бүген шулай. Ә бит ул ишекләрен киң ачып дин кардәшләребезне кабул итә башлаганчы шактый тырышырга кирәк була. Әлбәттә, тырышырга дип, берни дә әйтмәү булыр иде. 
Без Рәйханә ханым белән очрашканда, мәчет ачылып ике атна вакыт узган иде инде, тик әле аның шатлык катыш дулкынлануы суынмаган, сүрелмәгән иде. 
– Төне буе йокламадык. Шушы көнгә килеп җиттек бит дип, Фәрит белән төне буе сөйләшеп чыктык. Кунаклар да бит бик күп киләсе иде. Шуңа да, ашарга җитәрме, микрофон эшләрме дип тә борчылдык инде. Алты ел буе шул казанда икәү кайнадык.
Башта бит инде бер 10 еллап төзергә рөхсәт ала алмыйча йөрдек. Шуңа барын да уйлап керфек тә какмадык. Казаннан Рәис Аппаратыннан да, Диния Назәрәтеннән дә, шәһәрдән бөтен имамнар, минем дә, Фәритнең дә аавылдашлары, туганнар килде – халык бик күп булды.
Мәчет ачылу мине ничектер кызымны кияүгә биргән, малаемны өйләндергән кебегрәк халәттә тотты. Тормыштагы зур бер вакыйга бит инде ул. Мин шуңарак охшаш хисләр кичердем. Эшебезнең нәтиҗәсен күрү шатлыгы иде бу, – дип искә алды Рәйханә Ханнанова.
Рәйханә ханым ашыкмый гына, җайлап, һәркайсын җепкә тезгән тәсбих төймәләрен тарткан кебек, тәмен белеп сөйли. Кечкенәдән эш тәртибен белеп үссәләр дә, Фәрит белән Рәйханәгә мәчет тикле мәчет төзетү җиңел генә бирелгәндер дип әйтеп булмый. Ләкин, Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанып, ниятләп тотынсаң Аллаһ үзе ярдәмен бирәчәгенә, юлын күрсәтәсенә алар бер генә дә шикләнмиләр. 
«Кыямәт көнендә Аллаһның гареш күләгәсеннән башка бернинди дә ышыклану булмас. 7 төркем кеше Раббыбызның күләгәсендә булыр. Шулардан берсе – йөрәге мәчет белән бәйләнгән кеше”. Шуның өчен без мәчеттән дөньяга чыгабыз. Чөнки безнең өстебездә хаклар бар: гаилә, балалар, туганнар, эш. Шуларны үтәгәч, яңадан Аллаһның йортына кайтабыз» диелә хәдистә. 
– Башта төзергә рөхсәт ала алмыйча йөрдек. Аннан инде эш башлап свайлар каккач, ковид башланды. Свай кагу гына 2 млн. ярым сумга  төште. Ковид вакытында бөтен нәрсә ябылды, бизнес тукталды. Аннан соң инде бырысына да бәяләр бермә-бер артты. Төзелеш материалларына да, эчке эшләр өчен дә. Әлһәмдүлиллаһ, ерып чыктык.
Ниятләп тотынганда, «бу оешманың җитәкчесе татар, тегендә татар җитәкче, алар булышыр әле» дип уйлаган кешеләремнән ярдәм булмады. Язылып барсаң да кертмәделәр, җитәкче бүлмәсендә утырса да, «ул урынында юк» дип борып чыгардылар. Шулай алдан уйлап куйган җирләрдән ярдәм булмады. Ләкин бит дөньяда яхшы, изге күңелле кешеләр аз түгел. Үзебезнең эшмәкәр дусларыбыз нык ярдәм иттеләр. Шулай итеп ерып чыктык, – ди Рәйханә ханым. 
Иманы нык булган Ханнановларны бернинди каршылык та туктата алмый. Ниятең изге икән, Аллаһ үзе юлын күрсәтә. 
Ничек итеп бу зур эшкә тотынырга ниятләүләренең серен беләсем килеп, мин Рәйханә ханымнан шул хакта сорашам...
– Безнең бит үзебезнең сату ноктасы бар иде. Әлбәттә, анда хәрам әйберләр дә бар иде. Ни әйтсәң дә аракы һәм башка шуның ише товарлар яхшы табыш чыганагы. Шулай уйлый идек элек.  Без бит инде динсез, денсез гаиләдә туып үсмәгән, икебез дә. Бервакыт минем җан тынычлыгым югалды. Тик торганнан елыйсым килә. Мин бит беләм бу эшнең хәерлегә булмасын. Яхшы чакта туктарга кирәген. Аннан җаныма дәва эзләп, мәдрәсәгә укырга бардым. Укыган саен, гыйлем арткан саен үзебезнең сәүдә дөрес түгеллегенә ныграк ышандым. Һәм беркөнне кайттым да, иремә, балаларыма, бөтен хәрам ризыкны каян алдык шунда илтеп тапшырыйк дидем. Әлбәттә башта бик авыр булды. Куркып калдык. Әлхәмдүлиллаһ, бер ишек ябылса, икенчесе ачыла бит ул. Аллаһ безгә үз ишекләрен ачты, – дип сөйләде Рәйханә ханым.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, (фарыз) намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның (мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның) һидаяткә ирешүчеләрдән (һәм Җәннәткә керүчеләрдән) булулары бик ихтимал (“әт-Тәүбә” сүрәсе, 18-нче аять) », – ди.
– Йортлар салгач, кафелар төзегәч, Фәрит белән берәр кечерәк кенә мәчет салмабызмы дигән идек. Аннан инде манаралы зурракны теләдек. Ике манарага гына да ике йорт төзегән кадәр китте. Төзүчеләргә генә дә 7 млн. ярым эш хакы түләдек. Манара төзүчеләрне эзләп Дагестанга бардым. Анда мөфтигә кердем. Шулай итеп безнең манараны алар төзеде, – диде ул.
Җаны теләгән елан ите ашаган, ди безнең халык. Алар мәчетнең кадерен, дәрәҗәсен, кыйммәтен, аны салуның савабын аңлап эшлиләр. 
Мәчет – мөселманнарның гыйбадәт кылу өчен төзелгән архитектура корылмасы. “Мәчет” сүзенең беренчел варианты – “мәсҗид”. “Мәсҗид” сүзе “сәҗдә” (йөзтүбән егылу, сәҗдә кылу) сүзеннән ясалган һәм гарәпчәдән “сәҗдә кылу урыны” дип тәрҗемә ителә. Ягъни намаз вакытында Аллаһка сәҗдә кылу урыны дигәнне аңлата.
Мәчеттә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз залыннан тыш, уку сыйныфлары, гардероб һәм имам өчен кабинет бар. Монда балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ислам нигезләре буенча мәчет каршында курслар оештырылган.
Мәчеттә видеокүзәтү, җилләтү системалары урнаштырылган, су, электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итү өчен инженерлык челтәрләренә тоташтырылган. Мәчетнең тирә-ягы матурланган, ишегалдында тәһарәтханә төзелгән. Мәчетнең имамы – Фәрит хәзрәт үзе. 
Элек монда яшәүчеләр хәләл-кафеның икенче катында төзек-ләндерелгән залда гыйбадәт кыла иделәр. Хәзер исә яңасы төзелгәч тә ул әле эшләвен дәвам итә. Гомумән, Ханнановлар әле ирешелгәннәр белән генә туктарга җыенмыйлар. Аллаһның ярдәме белән мәчет янәшәсендә мәдрәсә, кечкенә генә бер кафе төзергә ниятләре. 
Рәйханә  ханым тик тора торган-нардан түгел. Дини, милли җәмәгать эшләрендә актив катнаша, үзе башлап йөри. Шундый зур эшләр вакытында да, ничә ел дәвамында 10 данә безнең газетабызны  яздыртып алып торды аның тиражын саклап калуда ярдәм итте.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Ниятләп тотынганнары гамәлгә ашсын. Динебезне ныгытуга, иманыбызны арттыруга ярдәм булсын.

Йә Раббыбыз Аллаһ, барлык мәчетләрдә дә 5 вакыт намазына азан әйтелеп, 5 вакыт намазына халык белән тулсын. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән-хафизлар, галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы булырга насыйп ит. Әмин.



Белешмә
Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләр ― Рәйханә һәм Фәрит Ханнановлар. Аларның икесенең дә әниләре Тәскирә исемле. Әниләре хөрмәтенә (берсе Иске Баграждан (Әлмәт районы), икенчесе Күтәмәледән(Мөслим районы) мәчет «Тәскирә» дип аталган.
«Тәскирә» мәчете ― ике катлы, ике манаралы, гомуми мәйданы ― 400 кв. метр, ир-атлар өчен намаз уку залы 150, хатын-кызлар залы 50 кеше сыйдырышлы.
Төзелеш 2019 елда башланган, алга таба бу башлангычны битараф булмаган мөселманнар да күтәреп алган. Коронавирус вакытында төзелеш туктап торган. Төзелеш алты ел алып барылган һәм 36 миллион сумга төшкән.
Мәчетнең архитекторы ― Искәндәр Зөфәр улы Насыйров (1985―2024).

МӘЧЕТ – ТӘКЪВАЛАРНЫҢ ЙОРТЫ
Аллаһы Тәгалә әйтә: “Кайчан Мин берәр җиргә җәзаны җибәрергә теләсәм, әгәр инде кешеләрнең мәчеткә йөрүен, Минем өчен бер-берсен яратуын, төннең ахыргы вакытта үзләренең гөнаһлардан гафуны сораучыларны күрсәм, Мин газабымны тоткарлыйм”.

Мәдинәдә Бану Сәләмә исемле кабилә яшәде. Аларның йортлары мәчеттән ерак иде. Шулар мәчеткә якынрак җиргә күченергә теләделәр. Аларның шундый ниятләрен булуын ишеткәч, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Үз урыныгызда калыгыз. Мәчеткә барган һәр адымыгыз язылып бара”, – дип киңәш бирде. Шуның өчен мәчеткә барган адым саен, бер савап языла, бер гөнаһ юыла һәм ахирәттә дәрәҗәбез бер баскычка күтәрелә.
 
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса