Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Әлмәтлеләр республикакүләм Коръән бәйгесендә катнашты

Мәрҗани мәчетендә Татарстанның мөселман уку йортлары шәкертләре арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды.

Әлмәтлеләр республикакүләм Коръән бәйгесендә катнашты

Мәрҗани мәчетендә Татарстанның мөселман уку йортлары шәкертләре арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чара мондый форматта алтынчы ел рәттән үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды.

Бәйгедә бишәр кешедән торган 12 команда катнашты. Алар арасында Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә белем алучылар командасы да бар иде. 

Бәйгедә ике номинация каралган: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.

Конкурста катнашучылар таҗвид кагыйдәләре нигезендә Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш иде.

Бәйге түбәндәге тәртиптә үтте: һәр командага бирем бирелде, аннары алар фикер алышты һәм чыгыш ясаучыны билгеләде һәм жюри каршына чыгып Коръәннән аятьләр укыды. Шулай итеп, һәр команда чиратлашып үзенең күнекмәләрен күрсәтте, дип хәбәр итә ТР диния нәзәрате.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса