Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә мөселманнар өчен гыйбадәт бүлмәсе ачылды

Намаз уку бүлмәсе 1 поликлиникада урнашкан.

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә мөселманнар өчен гыйбадәт бүлмәсе ачылды

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, имам-мөхтәсибнең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ихсанов Рүзил тарафыннан оештырылган гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Әлеге бина ислам динен тотучылар тарафыннан дини йолалар башкару өчен каралган.
Ачылу тантанасында Әлмәт үзәк район хастаханәсе баш табибы Илдар Максудович Рәхимуллин һәм баш шәфкать туташы Ләйсирә Ильясовна Җәлилова катнашты. Намаз уку бүлмәсе 1 нче поликлиниканың өченче катында урнашкан һәм дин тотучылар өчен тәүлек буе эшли торган стационардан да, амбулатория-поликлиника бүлекчәсеннән дә уңайлы керү мөмкинлеген тәэмин итә. 
Исмәгыйль Нурисламович баш табиб Илдар Максудовичка Коръән нөсхәсен бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса