Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Ир-атларга намазны шортылар киеп укырга ярыймы?

Газета укучыбыздан килгән «Ир-атларга намазны шортылар киеп укырга ярыймы?» соравына җавапны Әлмәт районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирде.

Ир-атларга намазны шортылар киеп укырга ярыймы?

Намаз – Исламның биш терәгенең берсе һәм шунлыктан намаз уку барлык мөселманнар өчен әмер ителгән.

Намазның әһәмияте

Коръәндә һәм хәдисләрдә намазның зур роле билгеләп куелган:

  • «Намаз – диннең терәге» (Пәйгамбәребез ﷺ сүзе).

  • Намаз гөнаһларны юа, күңелне нурландыра.

  • Аллаһ ﷻ мигъраҗ кичендә биш вакыт намазны турыдан-туры боерган.

Намазның Аллаһы каршындагы әһәмияте турында шундый факт әйтеп тора: Исламның нигезләрен үтәргә кирәклеге турындагы әмерне Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм Җәбраил фәрештә галәйһиссәлам аркылы җиткерсә, намаз укырга кирәклеге турындагы әмерне Аллаһы Тәгалә турыдан-туры Үзе Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә мигъраҗ вакытында хәбәр иткән!

  • Кешеләргә биш вакыт намаз уку, һиҗрәткә кадәр бер ел ярым кала, мигъраҗ кичендә фарыз булган.
  • Намаз җанны сафландыра, күңелне нурландыра, кешене Аллаһы каршында зурлый торган гыйбадәт.
  • Намаз җанның һәм тәннең пакьләнүенә китерә. Мөселман намаз кылганда үз иманын ныгыта, гөнаһлардан саклана, Аллаһының Җәннәткә керүгә лаек булган саф колына әйләнә.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Намаз – диннең бер терәгедер. Кем намазны калдырса, шул үз динен җимерә».

 

Бервакыт Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләреннән болай дип сораган: «Өегез каршыннан аккан елгада көнгә биш тапкыр коенсагыз, тәнегездә кер калырмы?» «Йә Аллаһның Расүле, бернинди кер дә калмас», – дип җавап биргәннәр. Шуннан соң Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Биш вакыт намаз да шуның сыман: Аллаһы Тәгалә намаз белән гөнаһларны юып төшерә».

Кеше күңелендәге тәкъваны арттырып, Раббыбызга карата сөюне көчәйтеп намаз безне гөнаһлы гамәлләрдән саклый. Моның турыда Коръәни-Кәримдә болай диелгән: «Китаптан вәхи булганны укы һәм намаз кыл. Хактыр: намаз бозыклыктан, начарлыктан саклыйдыр» («Гәнкәбут / Үрмәкүч», 29:45).

Гаурәт каплау кагыйдәләре

  • Намаз укыган вакытта кеше гаурәтен, шул исәптән хатын-кызлар башларын яулык белән капларга тиешләр. Гаурәтне каплау – намазның шарты булып тора.
  •  Башка түбәтәй, чалма кию, аякка оекбаш кию шартлары юк.

Ләкин башның түбәтәй белән капланган булуы – мөстәхәб, хәерле гамәл булып тора. Галимнәребез, Пәйгамбәребез (с.г.с.) яланбаш намаз укымаган, ди. 

«Ә шортылар киеп укырга ярыймы соң?» соравына җавапны Әлмәт районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирде:

«Шортылар төрле озынлыкта була, тездән түбән булса, тезләр күренмәсә, ярый. Безнең мәзхәб буенча тезләргә хәтле ул гаурәт дип исәпләнә.  Бу бер мәсьәлә, икенче мәсьәлә,  намаз – Аллаһ каршында басып тора торган зур бер гыйбәдәткә керә. Укырга ярамый дип әйтмибез, ләкин бу әдәпсезлек. Беребез дә җитәкчеләр янына, туйларга, никахларга, бәйрәмнәргә шортылар белән бармыйбыз, матур итеп костюм чалбарларыбызны киеп барабыз.  Аллаһка карата да зур хөрмәт булырга тиеш. Димәк, шортылар киеп намаз уку – зур әдәпсезлек.

Әгәр дә кем дә кем исламның мәрәсемнәрен хөрмәт итә икән –  ул аның тәкъвалыгыннан, күңеленең чисталыгыннан. Матур итеп чалбар киеп укуы хәерлерәк». 

 Ислам - чисталык, матурлык һәм хөрмәт дине. Намаз вакытында да шуларны сакларга тырышыйк!

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса