29 апрель 2020 яңалыклары
-
Татарстанда 55 мең гаиләгә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында азык-төлек җыелмалары тапшырылачак
Бүгеннән Татарстанда авыр шартларда булучы 55 мең гаиләгә азык-төлек җыелмаларын китерү эше башланып китә. Республика халкына ярдәм күрсәтү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
-
Әлмәттә җылылык сезоны төгәлләнәчәк көн билгеле
Әлмәт районы башкарма комитетының 2020 елның 27 апрелендәге 562 нче карары нигезендә Әлмәттә 2019-2020 елгы җылылык сезоны 30 апрельдә төгәлләнә.
-
«Наш День Победы» җыр марафонына Самара өлкәсе кушылган
29 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Идел буе федераль округында яшәүчеләрне берләштерүче «Наш День Победы» җыр марафонына Самара өлкәсе кушылган.
-
Намаз вакытларында үзгәрешләр бар
Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте кисәтә!
-
Әлмәт районы башлыгы балачак хыялы белән уртаклашты
Бүген балачак хыялларының чынга ашу көне. «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проектының интернет-акциясе кысаларында #марафондетскихжеланий уза.
-
Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары ачыкланды
Татарстанның COVID-19га каршы көрәш штабы республикада коронавирус авыруының яңа очраклары буенча бүгенге мәгълүматларны бастырып чыгарды. Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагы расланды.
-
В Татарстане подтверждено 55 новых случаев коронавирусной инфекции
21 человек госпитализирован, 34 человека проходят лечение на дому (у них болезнь протекает в лёгкой или бессимптомной форме)
-
9 Май көнне Әлмәттә альтернатив салют "аттыру" көтелә
Җәмгыятьтә барган санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә бөтен Татарстан буенча 9 Майда бәйрәм салюты булмаячак дигән карар кабул ителгән.
-
Наил Маганов "Татнефть" берләшмәсе оешуның 70 еллыгы белән котлый
Хөрмәтле коллегалар, кадерле нефтьчеләр!
-
Әлмәттә һәлак булган әфганчыларның туганнарына матди ярдәм күрсәтелә
Һәлак булган әфганчыларның гаиләләренә (ата-аналарга, тол калган хатын-кызларга, балигъ булмаган балаларга) матди ярдәм алу өчен "Хәтер" берләшмәсенә мөрәҗәгать итү сорала.
-
Бариев: Конституциягә төзәтмәләр буенча эшне төгәлләргә кирәк
Россиядә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшне төгәлләргә кирәк, дип билгеләп үткән Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев.
-
Булат Бәйрәмов: "Азамат Булатович - шәп яңгырый"
Ләйсән Гыймаеваның бала тудыру йорты каршында сабый бала тотып төшкән фотосын күргәч, күп кеше аптырашта калгандыр. Тик Ләйсәннең кулында аның энесенең яңа туган улы Азамат икән.
-
Әлмәт юлларында 18 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
27 апрельдә 15.00-17.00 сәгатьләрдә Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан машина йөртүчеләрне тикшерү оештырылган.
-
Әлмәт мәдәният учреждениеләренең туры эфирлары графигы
Мәдәният учреждениеләренең 29 апрельгә турыдан-туры трансляцияләре графигы: