22 апрель 2026 яңалыклары
-
23 апрельгә һава торышы
Кар яву ихтималы зур.
-
1 майдан Әлмәттә дачаларга автобуслар йөри башлый
Юл бәясе-46 сум.
-
Әлмәттә фирма үз хезмәткәрләренә миллион сумга якын хезмәт хакы түләмәгән
Судка тугыз дәгъва бирелгән.
-
Ел башыннан Татарстан юлларында 80нән артык кеше һәлак булган
867 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
-
Казанда Казансу ярында «Яр Парк» проектының яңартылган рендерларын күрсәттеләр
Казанда Казансу ярында элеккеге «Ривьера» мәдәни-күңел ачу комплексы урынында төзеләчәк «Яр Парк» күпфункцияле комплексының яңартылган рендерларын күрсәттеләр. Проект кунакханә, эшлекле, сәүдә һәм рекреацион функцияле эре иҗтимагый-эшлекле киңлек буларак позицияләнә.
-
Әлмәттә махсус хәрби операция ветераннары спорт белән сәламәтлекләрен ныгыта
Тренировкалар аларга республика ярышларына әзерләнергә ярдәм итә.
-
Әлмәтлене кибеттә низаг өчен җиде тәүлеккә кулга алдылар
Тынычлану үтенечләренә ул җавап бирмәде.
-
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен кабул итәчәкләр
5 майда Әлмәттә «Нур» үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре үзләренең сорауларга җавап ала алачак.
-
Казан – 2026 елда Россия һәм АСЕАН саммиты башкаласы
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елда Казанда Россия — АСЕАН саммитын уздыру турында указ имзалады. Халыкара форумның төгәл даталары әлегә билгеләнмәгән.
-
Туган телләр буенча мәктәп дәреслекләре бердәм стандартка китереләчәк
Казанда халыкара конференциядә Эсет Бокова Россиядә туган телләрне укыту өчен бердәм методология һәм дәреслек стандартлары булдыру турында игълан итте. Яңа система федераль таләпләрне һәм төбәк үзенчәлекләрен берләштерә, ә эшләр башта төрки телләр төркемендә алып барыла.
-
Владимир Путин дүрт татарстанлыны орден белән бүләкләде
Владимир Путин Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановны һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановны Дуслык ордены белән бүләкләд