Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен кабул итәчәкләр
5 майда Әлмәттә «Нур» үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре үзләренең сорауларга җавап ала алачак.
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен кабул итәчәкләр
5 майда Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кабул итү була. «Нур» үзәгендә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары юридик, социаль, мәгариф һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча ярдәм ала алачак. Очрашуда «Ватанны саклаучылар» фонды, прокуратура, хәрби комиссариат, эчке эшләр министрлыгы, мәгариф идарәсе вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары булачак.
Катнашу өчен алдан язылу кирәк. 8(950)311-46-45 номерына сугышчының ФИОсын, мөрәҗәгать итүченең ФИОсын, туганлык дәрәҗәсен һәм мәсьәләнең асылын күрсәтеп хәбәр җибәрергә кирәк.
Кабул итү 14:00 - 16:00 сәгатьтә Таһиров ур., 1 йорт адресы буенча була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia