Казан – 2026 елда Россия һәм АСЕАН саммиты башкаласы
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елда Казанда Россия — АСЕАН саммитын уздыру турында указ имзалады. Халыкара форумның төгәл даталары әлегә билгеләнмәгән.
Владимир Путин Казанны 2026 елда узачак Россия — Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитын кабул итү мәйданчыгы итеп раслады. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырып чыгарылды.
Документ текстында: «Казан шәһәрен 2026 елда Россия — АСЕАН саммитын оештыру урыны итеп билгеләргә», — дип күрсәтелгән. Шуның белән бергә, форумның конкрет көннәре һәм программасы әлегә ачыкланмаган.
Әлеге карар ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү, икътисади һәм гуманитар бәйләнешләрне ныгыту, шулай ук Татарстан башкаласының инфраструктурасын халыкара дәрәҗәдә әзерләү мөмкинлекләрен ача. Казан элек тә зур халыкара чараларны — БРИКС, Ислам дөньясы форумы кебек вакыйгаларны уңышлы үткәреп, үз дәрәҗәсен раслаган иде, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia