Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда Казансу ярында «Яр Парк» проектының яңартылган рендерларын күрсәттеләр

Казанда Казансу ярында элеккеге «Ривьера» мәдәни-күңел ачу комплексы урынында төзеләчәк «Яр Парк» күпфункцияле комплексының яңартылган рендерларын күрсәттеләр. Проект кунакханә, эшлекле, сәүдә һәм рекреацион функцияле эре иҗтимагый-эшлекле киңлек буларак позицияләнә.

Проектны KravtGroup гамәлгә ашыра. Тәкъдир итүдә Kravt h&h генераль директоры Валерий Кравцун комплекс идеясе Татарстанда шәхси эш тәҗрибәсе һәм дөньякүләм урбанистик практикаларны өйрәнү нигезендә формалашуы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, концепция «китәсе килми торган мохит» булдыру омтылышыннан барлыкка килгән. Ул күп функцияле шәһәр комплекслары актив үскән Кытай, Гонконг, Сингапур һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тәҗрибәсен өйрәнүен билгеләп үтте. "Яр Парк" яшәү, эшләү һәм ял итү өчен тулы инфраструктуралы "шәһәр эчендә шәһәр" буларак уйланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса