Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүгә - имин юллар» акциясе узды
Балалар машина йөртүчеләргә Георгий тасмалары тапшырдылар.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы балалары, юл хәрәкәте иминлеге идарәсе һәм дәүләт автоинспекциясе белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүгә - имин юллар» акциясе үткәрделәр.
Балалар җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга Георгий тасмалары, белешмәләр тапшырдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәрттеләр.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia