Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әлмәтнең Ленин мәйданын 9 майда нинди чәчәкләр бизәячәк?

Бу сезонда Әлмәттә 300 мең чәчәк утыртылачак.

Әлмәт шәһәренең автомобиль юллары идарәсенең өч теплицасында үсемлекләрнең үсүе өчен идеаль шартлар тудыру буенча актив эш дәвам итә.

Үсемлекләрне үстерү төп теплицада башлана, анда орлык чәчәләр, шытымнарны карыйлар һәм пикировка үткәрәләр.

Үсентеләр ныгыгач, аларны башка теплицаларга үстерергә җибәрәләр. Монда корткычлардан һәм авырулардан эшкәртү, шулай ук ашламалар белән тукландыру бара.

Үсентеләрнең өзлексез килүен тәэмин итү өчен утыртуларның төгәл графигы оештырылган, һәр ике атна саен башкарыла. Бу үсеп җиткән үсентеләрне вакытында күчереп утыртырга һәм кирәкле агротехник чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.

Эшчеләрнең  тырыш хезмәте нәтиҗәсендә үсентеләрнең беренче партиясе Ленин мәйданын 9 майга бизәячәк.

Исегезгә төшерәбез, бу сезонда Әлмәттә 300 мең чәчәк утыртылачак. Алар арасында колеуслар, 9 төр петуния һәм 4 төр бархатцыларны очратырга мөмкин булачак.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса