Нык бул, каты тор, көчле рухлы Женис
МХО каһарманнары – районыбыз горурлыгы Алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәгән геройлар бүген «Ветеран» реабилитация үзәгендә тернәкләнү узалар.
Луганскида илебез иминлеген саклаганда дошман атакасына юлыгып, ике аягын югалткан 30 яшьлек Женис Елюбаев белән без үзәккә килгәч очраштык.
– Мин үзем Казахстанда тудым. Әтием милләте буенча казах, ә әнием башкорт. 1997 елда гаиләбез белән Башкортостанга күченеп кайттык. Салават шәһәрендә мәктәптә укыдым, һөнәри белем алдым. Апам башлы-күзле булып, Әлмәттә яши иде. 2021 елда мин дә бирегә килеп төпләндем. Үзем Себердә эшләп йөрдем. Профессиям буенча газ белән эретеп ябыштыручы мин. Илебез иминлеген сакларга китү теләге күптән бар иде. Рухым белән мин һәрвакыт патриот булдым, аннан соң бабам да Бөек Ватан сугышы ветераны бит. Әле йөзем, килеш-килбәтем белән дә мин аңа охшап торам. Шунысы да бар, минем фамилиям – аның исеме. Казахларда бабаларының, әтиләренең ышанычын аклау тарихы шул рәвешле буыннан-буынга тапшырылып бара. Дөресен генә әйткәндә, мин якын кешеләремнең ышанычын аклый алуым белән горурландым һәм горурланам.
Шушындый максатлар, уй-фикерләр белән 2023 елның 6 июлендә РФ Оборона Министрлыгы белән контракт төзеп, МХОга киттем. Контракт төзегәннән соң икенче көнне үк юлга кузгалдык. Август аенда Оренбург өлкәсендә өйрәнүләр уздык. 28 август көнне без инде Луганскига килдек. Мине Кызыл Лиман юнәлешендәге штурм отряды разведротасына билгеләделәр. Хәрби бурычларны үтәгәндә төрле яралар алырга туры килде, ләкин иң хәлиткече мине алда көткән булып чыкты.
Әлеге вакыйга хезмәт-тәшләрем белән хәрби бурычны үтәп кайтканда булды. Дошман кисәктән утка тотты һәм мин иптәшләрем артыннан чыгарга өлгерми калдым. Утлы өермә астында күземне ачканнан соң яраланганымны аңлап алдым. Шок хәлендә идем. Әле шуышып аягымны эзләгәнемне дә хәтерлим. Аннан соң инде егетләр мине сигез километрлап күтәреп алып бардылар. Окопта жгут салдым, яраларны бәйләдем. Сул агым өзелгән, уң аягымның да тиредә генә эленеп торуын күрдем. Атыш дәвам итә – мин «аякны кисеп алыгыз инде» дип кычкырам. Шунда тирегә эләгеп кенә торган аякны кистеләр, аны барыбер саклап калып булмый иде инде. Ул вакытлар әле дә искә төшә. Егетләргә рәхмәт – хәлемә керделәр, ничек мөмкин – шулай ярдәм иттеләр. Аннан инде Кременнаядагы госпитальгә озаттылар. Аннан Белгородка җибәрделәр, күпмедер вакыттан соң мин Мәскәүдә идем инде. Биредә мине дәваладылар. Туганнарым аяксыз калганымны белделәр, рухи яктан алардан да ярдәм зур булды. Ә менә бионик протезларны миңа Мәскәүдә түгел, Казанда ясадылар. Алар заманча, йөрергә уңайлы. Хәзер инде тагын да заманчарак протезларны – спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә торганнарын көтәм. Мин шактый гына вакыт кикбоксинг белән шөгыльләндем, спорт мастерына аз гына җитми калган идем. Тән сихәтлеге хәзер бик мөһим. «Ветеран» үзәгендә 9 октябрьдән реабилитация уза башладым. Биредә мине бик яхшы карыйлар – ачык яраларымны эшкәртәләр. Әлеге яралар эчке җөйләрнең юкка чыкмавы, әле дә булуы белән бәйле. Протезлар белән йөргәндә аларга зыян килми килүен. Мин шундый кеше инде - бер урында гына утыра алмыйм, миңа хәрәкәт кирәк. Хәзерге вакытта мин политехника техникумында IT-белгече булырга укыйм. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә өлеш кертәм, пилотсыз очкычлар буенча белем алырга теләүчеләр белән дә эшлим, – ди МХО ветераны.
Женис Елюбаевның дәүләт бүләкләре дә бар. Каһарман Батырлык орденын һәм «Кыюлык өчен» медален кадерләп саклый.
Женисның әтисе белән әнисе дә хәзер аның янында икән – ул аларга йорт алып биргән.
– Тормыш дәвам итә. Хәзер син нинди – үзеңне шундый халәттә кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Ниндидер авыр уйлар уйлап, төшенкелеккә бирелергә теләмим дә, кирәкми дә. Рух ныклыгын саклап калу мөһим дип саныйм. Планнар, хыяллар байтак. Ничек буласын тормыш үзе күрсәтер, – ди каһарман.
МХО героена сәламәтлек һәм булган барлык хыялларының тормышка ашуын телибез. Алга таба спорт өлкәсендә дә уңышларга ирешүенә өмет баглыйбыз. Нык бул, каты тор, көчле рухлы Женис.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia