Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Һәлак булган каһарманнарга – дәүләт бүләкләре

Күп кенә якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша, кызганыч, арада сугыш кырларыннан кайтмаучылар да бар.

Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова МХО зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарманнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

 

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә күрсәткәнбатырлыклары, фидакарьлекләре өчен Батырлык ордены белән үлгәннән соң 4 әлмәтле:  

 

▪️Владимир Геннадьевич Беляков, 

▪️Владимир Анатольевич Галай, 

▪️Василий Александрович Мефодьев, 

▪️Рәмис Рәдис улы Мөҗәһитов бүләкләнделәр. 

 

Хәрби бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган Ринат Валерьевич Сафронов «Кыюлык өчен», Валерий Григорьевич Ефимов II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнделәр.

 

– Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләрендә илебезнең имин киләчәге өчен көрәш дәвам итә. Бүген без махсус хәрбиоперация барышында гомеренең соңгы минутларына кадәр хәрби бурычларын үтәгән һәм батырларча һәлак булган егетләрне хөрмәтләп искә алабыз. Аларның кыюлыгы – барыбыз өчен дә үрнәк. Һәлак булган каһарманнарның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклашабыз һәм якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз. Әлеге ир-егетләрнең исемнәре безнең хәтердә мәңгесакланыр. Сугышчыларның туганнарын ярдәмебездән ташламаячакбыз, – дип ышандырды Гүзәл Мөдәрис кызы.

 

Исегезгә төшерәбез, мобилизациянең беренче көннәреннән үк җирле хакимият тырышлыгы белән хәрбиләрнең гаиләләренә медицина, психологик, социаль, хокукый һәм көнкүреш ярдәм күрсәтелә башлады. Эшләрне координацияләү һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү максатында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» оператив штабы булдырылды. 

 

Штабка 8(8553) 26-01-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса